Болгар — уртак мирас (перевод: «Булгар — общее наследие»)

Алмантай В. Н. Кто мы — суваро-булгары или чуваши? Очерки. Изд. 2-е, сокр. — Чебоксары, 2011. — 78 с.27-28 октябрьдә Чуашстанның Шыгырдан авылында һәм Чабаксар шәһәрендә традицион "Шыгырдан укулары" үткәрелде.

28 октябрь көнне Чабаксарда үткәрелгән "түгәрәк өстәл" дәрәҗәле галимнәр җыелуы белән истә калды. "Хәзерге Русия тормышында Идел Болгарстанының җәмгыяви-мәдәни, дини һәм хокукый традиция­ләре" дигән киң колачлы темага багышланды ул. Сер түгел: хәзерге татарларның да, чуашларның да байтагы үзләрен борынгы болгар халкының турыдан-туры варисы дип исәпли. Әйтик, күренекле тел белгече Мирфатыйх Зәкиев чуашларны төрки телнең куәтле тәэсирен кичергән угро-фин халкы дип саный, шул ук вакытта ул чуашларның да билгеле бер күләмдә болгар мирасына хакы барлыгын таный. Әмма фикер алышу вакытында ул этногенез мәсьәләсенә тирән кереп тормады.

– Әйдә, һәр халык тарихны үзенчә өйрәнсен. Каршылыклар бар, әмма тормыш – каршылыклар бердәмлеге дә. Тора-бара уртак фикергә киленми калмас, – диде ул. Әмма тарих фәннәре докторы, туксанга җитеп килүче Василий Димитриев: "Бу җирләргә кыпчаклар XI гасырда гына килгән, болгар теле – чуаш теле ул, Казан галимнәре генә танырга теләми", – дип мәгълүм фикерне кабатлады. Өлкән галим белән бәхәскә кереп сүзне озайтмадылар. Академик Индус Таһиров: "Бүген без – татар, сез – чуаш. Беребез дә болгар түгел", – дип, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кырганов: "Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар", – дип болгарлыкны уртак мирас итеп танырга чакырды.

Хакыйкатькә хилафлык килмәсен өчен, шуны да әйтик: чуашлар арасында үз тарихларын беренче чиратта болгарга түгел, суарга бәйләүчеләр дә бар. Әйтик, күптән түгел генә республикада оешкан "Сувар" фонды җитәкчесе Владимир Алмантай 2008 елны "Сувары – наши предки" дигән китап чыгарган иде. Аның быел дөнья күргән "Кто мы – сувары-булгары или чуваши?" дигән хезмәтендә дә нигездә шушы фикер яклана. Әлеге фонд рәисе урынбасары, күптәнге дустым Тимур Тяпкин әйтүенчә, быелгы җанисәп алуда инде 500 чуаш үзен "сувар" дип яздырган.

Русия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин чыгыш ясаганда тагын да борынгырак чорга кайтырга чакырып: "Тарихыбызның исламга хәтле булган катламын, уртак тәңречелек мәдәниятен өйрәнү дә мөһим", – дип белдерде. Аның толерантлык турындагы фикерләре дә кызык. "Тату, килешеп яшәүне Көнбатыш Европа казанышы дип исәпли күпләр. Идел Болгарстаны – гражданлык җәмгыятенең, толерантлылыкның үрнәге ул. Болгарда да, Алтын Урда да динара мөнә­сәбәтләр яхшы куелган булган. Ә менә хәзер Көнбатыш Европада күзәтелә торган исламны өнәмәүчелекне һич тә толерантлык өлгесе дип әйтеп булмый", – дип сөйләде ул.

Озын сүзнең кыскасы, Болгар – татарлар өчен дә, чуашлар өчен дә уртак мирас ул. Безнең тарткалашыр нәрсәбез юк. Шуңа күрә дә чуаш галимнәренең Татарстанда барлыкка килгән, гамәлгә ашырыла башлаган "Яңарыш" фонды программасында чуаш компонентын да күрергә теләве табигый. Бәлкем, ул яңа төзеләсе Болгар тарихы музеенда аерым экспозиция буларак урын алыр. Моны аерым очрашып, югары дә­рәҗәдә сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Бу уңайдан Казан тарафының чуаш галимнәренә, аспирантурага кешеләр җибәрегез, археологлар укытып бирәбез, археологик казыну эшләрегезне киңәйтәсе бар, дип тәкъдим итүләре дә күңелле. Ут күрше­ләргә хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк.

Рәшит МИНҺАҖ.
Ватаным Татарстан. — 2011 ел. — 5 окт.