Керәшеннәр. Кием-салым һәм бизәнү әйберләре

 

Баязитова Ф. С.

Керәшеннәр. Кием-салым һәм бизәнү әйберләре // Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты» китабыннан. — Казан, 1997.

Источник: http://luiza-m.narod.ru/smi/ta...



 

Кием-салым ягыннан керәшен татарларының хәзерге киемнәре татар халкының башка төркемнәреннән аерылмый. Әмма өлкән буын кешеләре арасында әле үзләре сугып теккән, борынгыдан килә торган үрнәкләр белән бизәлгән киемнәрне очратырга мөмкин. Гомумән, керәшеннәр үзләре суккан тукымалардан теккән киемнәрне әле соңгы елларга кадәр кигәннәр, фабрика товарларын сирәк кешеләрдә генә күрергә мөмкин булган. Yзләре сугып, үзләре теккән күлмәкләрне кайберәүләр әле хәзер дә кадерләп сандык төпләрендә саклыйлар һәм бәйрәм, туй вакытларында кием тә йөриләр. Күп очракта ул киемнәр тәңкәләр тезеп һәм укалар белән чигеп бизәлгән. Кием-салымнары, тәңкәле бизәнү әйберләренең формасы ягыннан керәшен татарлары киемнәре Идел буендагы күрше халыклар — удмуртлар һәм чувашлар белән якын тора, ләкин ул киемнәрнең атамалары — борынгыдан килгән төрки-татар сүзләре.

Кием-салымнар арасында сакланып калган борынгы киемнәрдән иң күзгә ташланганы—баш киемнәре. Yзенчәлекләр, күбрәк хатын-кыз баш киемнәрендә чагыла. Кызларның баш киемнәре яшь киленнәрнекеннән һәм өлкән хатын-кызларныкыннан аерылып тора.

Калпак

Ак калпак, калпак — ак мамык җептән озын итеп бәйләнә, очында чугы да була. Яшь кызлар башларына калфак киеп, аның өстеннән укачачак бәйләгәннәр. Ак калфак татар халкында элек киң таралган баш киеме булган (Татары, 1967, 146). Ул кулланылыштан күптән түгел генә төшеп калган. Чистай, Минзәлә, Алабуга өязләре керәшеннәрендә әле XX йөз башларында да ак калфаклар кигәннәр (Воробьев, 1953, 276).

Хәзерге вакытта керәшен татарларында ак калфаклар сакланмаган, әмма Казан арты төбәгендә, Мишә буе авылларында керәшен кызлары әле илленче елларга кадәр кичке уеннарга чигүле калфаклар киеп чыкканнар. Халык җырларында исә «ак калпак» сүзе дә еш кулланыла:

Эзәй буйларыннан эз киткән,

Ак калпакай кигән кыз киткән.

Ак калпакайы сызмалы,

Без Йакты Күл (ав. ис.) кызлары.

Ак калпагың кисәнә,

Чугын артка чөй сәнә.

Эчеңдәге җаның ничек,

Безне шулай күрсәнә (борынгы җыр).

Такыйа, такийа

Такыйа, такийа — кызлар баш киеме, аны Лаеш районы Ташкирмән авылында яшәүче керәшеннәр һәм тау ягы керәшеннәре әле дә хәтерлиләр, сөйләп күрсәтәләр. Такыя, кызлар баш киеме буларак, элекке вакытларда татар халкының барлык төркемнәрендә дә булган, шулай ук башка төрки халыкларда һәм угро-фин халыкларында кызлар баш киеме буларак билгеле (Воробьев, 1969, 41). Чувашларда тухъя — кызлар баш киеме, такыя, тухъя — башкортларда һәм Идел буе угрофин халыкларында: мари, удмурт, бисермәннәрдә, ягъни төрки халыклар белән элек-электән аралашып яшәгән күршеләрдә дә кызлар кия торган баш киеме такыя дип аталган.

Такыя — баш киеме мәгънәсендә әдәби әсәрләрдә дә кулланыла: Хәтфә калфаклар, чигелгән кәләпүшләр, укалы такыялар — һәммәсе Казаннан килеп, Мәскәүдә сатыладыр (Ш. Мөхәммәдев).

Кашбау

Кашбау — очлы итеп тегелгән баш киеме. Аның аскы өлешенә эрерәк, ә өскә таба ваграк тәңкәләр тезелгән була. Мисал: Балык тәңкәсе күwек җалтырап тора кашбау тәңкәсе. Kaшбay>кaш+бay сүзләреннән ясалган, ягъни каш өстенә кадәр төшеп тора торган бизәнү әйбере. Мондый баш киеме электә Казан татарларында киң таралган булган (Риттих, 1975, 59; Будагов, 1971, 16). Шулай ук татар-мишәрләрнең ләмбрә (кашпау—ТТДС, 1969, 235) һәм темников (кашбау — Мухамедова, 1959, 228) төркемнәрендә, башкортларда (кашмау — Руденко, 1955, 190) һәм чувашларда (хушпу — Паллас, 1770, 137), бисермәннәрдә (кашпу — Белицер — 1971, 190—191) дә бар. Димәк, кашбау кайчандыр Идел буе төрки халыкларында киң таралган баш киеме булган дип нәтиҗә ясарга нигез бар.

Кашбау, кашмау сүзләре әдәби әсәрләрдә, язучылар телендә:

Зәңгәр күлдә яшел төнбоек,

Чәчкәсеннән кашбау ишәрмен

(М. Җәлил).

— Карчык... вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын... олы кызы Сылубикәгә билгеләп тора (Ә. Еники).

Баш бәйләү

Яшь киленнәрнең баш киемнәре икенчерәк төрле булган. Туй вакытында «баш бәйләтү» дигән йоланы башкарганда, яшь киленнең кыз чакта кия торган баш киемнәрен салдырып, киленнәр кия торган баш киемнәрен киерткәннәр.

Керәшеннәрдә бу эшне кыйаматлык әни башкара торган булган. Кызлар баш киеме: калпак-чачак, маңгай укаларны салдырып, хатыннар баш киеме: мәләнчек, сүрәкә, чигәчә һ. б. киертелгән. Бу йола Идел буендагы күрше халыклар, мәсәлән, мари, чуваш, удмуртларда, шулай ук кайбер төрки халыкларда да билгеле. Борынгы славяннар турындагы язмаларда да бу турыда мәгълүматлар күп (Зеленин, 1926, 315—317; Гаген-Торн, 1960, 139—150).

— Кыйаматлыкка баргач баш бәйләтәләр. Элгәре моңа шулай буладырыйы. Мәләнчек, чигәчә, сүрәкә, түгәрәк җаулык бәйләтә кыйаматлык.

Мәләнчек — тәңкәле һәм укалы һәртөрле баш киемнәре астына киеп калдырала торган чепчик формасындагы баш киеме. Мисал: Мәләнчек кийеп, баш бәйләп куй, чәчләр күренеп тормасын. Казан арты керәшеннәрдә бу сүзнең мәләчлек / мәрәчлек вариантлары кулланыла.

Чигәчә<чигә+чә, чигә турысына тәңкәләр тезелгән баш киеме. Чигәчәсе матур буган, тәңкәләр йалтырап тора. Кызыл бәйгүчле ди чигәчәсен. Казан арты керәшеннәре сөйләшендә чигәчә сүзе урынына җилкәлек сүзе кулланыла.

Сүрәкә — мәләнчек һәм чигәчә өстеннән киелә торган баш киеме. Ул укалар белән чигеп, биек итеп тегелгән була. Тантаналы вакыйгалар (бәйрәм, туй һ. б.) уңае белән гадәттә олы яшьтәге хатын-кызлар кигәннәр. Сүрәкә чигүчеләр авылда кадерле һәм дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнгәннәр.

Сүрәкә сүзе халык җырларында да еш кулланыла:

Сүрәкәләр чиктем киргесез,

Киреп чиккәннәргә биргесез.

Сайлап җәрне мин сөймәдем,

Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем бизәкләп,

Дүрт ти почмакайын пичәтләп.

Әйтәсе сүземне әйтми калдым,

Алдагы көнемне исәпләп.

Сүрәкә канаты — сүрәкәнең арткы ягына беркетелеп, аркага төшеп тора, кулдан сугып эшләнгән яки ефәк материядән тегелгән була. Ул Алабуга районы керәшеннәрендө чукул дип атала.

— Сүрәкә канаты артка асылынган, ычы итәкле буладырыйы, кыругум җаннары тасмалы буладырыйы. Аның эстеннән катыннар җаулыгы бәйли җәш киленнәр, чуклы ак җаулык — чст. -крш.

Керәшеннәрдәге сүрәкә формасында булган баш киеме русларда (сорока — Фасмер, 1971, 46) һәм мариларда (сорака) бар. Бу баш киеме һәм аны белдерә торган сүз төрки халыкларда башка бәйли торган урама, яулык мәгънәсенә туры килә торган борынгы сүзләр: сарук, саруг, сарик, сарги (Радлов, 1963, т. VI, 321; Егоров, 1964, 179) формаларыннан үзгәртелеп рус һәм угро-фин телләренә кереп киткән дигән фикерләр бар (Мудрая, 1974, 50—52).

Чукул — сурәкә, маңгай ука һәм маңгай тәңкәнең арткы өлешенә беркетелгән материя, Алабуга районы керәшеннәрендә шулай атала. Ул арканы каплап тора, очына, гадәттә, челтәр тотылган була. Мисал: Чукулы җепәктән теккән Дарҗаның, аныкыя сорагыз. Казан арты, Чистай керәшеннәрдә шул ук мәгънәдә сүрәкә канаты дигән сүз кулланыла.

Башкортстанның Шаран районы Базгыя авылында шундый ук мәгънәдә качмык сүзен кулланалар: Качмык сәленеп тора аркада, бәк матур булаларыйы кызлар элгәре.

Яулык һәм бөркәнчекләр

Хәзерге вакытта хатын-кызларның баш киемнәреннән почмаклап бәйләгән яулык төп кулланылышта тора. Электә исә хатын кыз баш киемнәре, кием булу белән бергә, күп төрле детальләрдән торган үзенчәлекле бизәнү әйберләре та хезмәт иткән.

Түгәрәк җаулык — кара ефәк җеп белән чигелгән, кырыйларына ука тотылган, маңгай турысына тәңкәләр тезеп эшләнгән баш киеме. Аны яшь киленнәр кия. Түгәрәк яулык дип аталса да, бу баш киеме дүрт почмаклы, аның уртасына күпертеп чигелгән эре кара бизәкләр төшерелгән, тикшерүче галимнәр күрсәткәнчә, шундый бизәкләр болгар-хазар берлегенә караган төpки халыклар өчен хас билге булып торган (Плетнев, 1967, 175; Мизиев, 1985, 205—206). Яшь киленнәргә мәләнчек, сүрәкә, чигәчә киертелгәннән соң, өстән шушы түгәрәк яулыкны бөркәндерәләр.

Түгәрәк җаулык тектем мин,

Түгәрәк күзем түнтәреп.

Син икәнен белгән булсам,

Карарыйм күземне күтәреп.

— Түгәрәк җаулыкны бер җыл җаптым җәш килен бугачын. Түгәрәк җаулык чиктем мин — каз. ар. -крш. Түгәрәк җаулыкны зур кан' ишле кешеләр, җәш киленнәр җаба торган булган. Безнең әни бер җыл җаптым дийер ийе. Кайсы кеше ике ай гына җаба — чст. -крш.

Ак җаулык — олырак хатын-кызлар бәйли торган баш киеме. Ак яулык дип аталса да, аның ике башы күпертеп чигелгән, сөлгесыман итеп сугылган озын ак тукымадан ясалган, аны иң өстән чалмасыман итеп чорнап куйганнар. Этнограф Ю. Г. Мухаметшин хезмәтләреннән күренгәнчә (1977, 121), керәшеннәрдәге ак җаулык, формасы һәм чигү үрнәкләре, ягыннан, чувашлардагы сурпан тутри һәм пус тутри дигән баш киеменә бик охшаш.

Чистай керәшеннәрендә шундый баш киеме катыннар җаулыгы дип атала һәм аның формасы да икенчерәк төрле: Катыннар җаулыгы чуклы була.

Дарай җаулык — өстән бөркәнә торган чәчәкле ефәк яулык, Ул гадәттә кызыл төстәге ефәктән була. Мәсәлән: Марҗыйның сөйгән җегете дарай җаулык бүләк итеп биргән. Дарай сүзе башка төрки халыкларда да ефәк мәгънәсен белдерә: ногай телендә даьрйе — ефәк шәл, кумык телендә дарай — тафта, дарай челек — тaфтa күлмәк.

Тастар җаулык — яшь киленнәр бөркәнә торган яулык (Тау ягы керәшеннәрендә).

— Тастар җаулык эшләгән алты атна, үзе сугып, башларын тегеп (чигеп) нәгышлаган.

Күшәгә — киндердән тегелгән бизәкле яулык. Ул сүз казан арты төбәгендә, төньяк районнарда: Балтач, Малмыж керәшеннәре сөйләшeндә очрый. Кәбинәт җаулык, кәминәт җаулык — чәчәкле ефәк яулык, аны кәбенгә кергәндә бөркәнгәннәр.

Бөркәнчек

Бөркәнчек — аны туйда яшь киленнәр бөркәнә, ак киндepдән яки кызыл шакмаклы алачадан тегелгән була (кызыл бөркәнчек дип тә әйтәләр).

Имәннәр сайгак имерек,

Җүкәләр сайгак җимерек.

Атлар җигеп, бөркәнчек салып,

Кыз алырга килдек җилдереп.

Бү сүз тау ягы керәшеннәрендә (бөркәнчек), касыйм татарлары сөйләшендә (бер 'инче'), себер татарларының төмән сөйләшендә (пөргәнцек), чуваш телендә (пургенчек) дә шул ук мәгънәдә кулланыла. Борынгы төрки телдә бүркөншүк, бүрүнчүк формаларына кулланылган (ДТС, 133). Туйларда бөркәнчек ачу дигән махсус йола башкарылган.

Өс киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре генә түгел, күлмәк яки җилән өстеннән киелә торган бизәнү әйберләре дә бик үзенчәлекле итеп, тәңкәләр тезеп эшләнгән. Керәшеннәрнең өс киемнәрендә берникадәр рус йогынтысы да сизелә, шулай ук мари, мордва, чувашлар белән дә уртак һәм охшаш яклар табыла.

Мыйтумар, кәсилә, кәситә

Мыйтумар, бут'умар, буйтмар, буйдымар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, бер иңбашыннан икенче як култык астына киелә торган укалы киң тасма, хәситә. Мисал: Мыйтумарны сүттем, тәңкәсен кызыма биреп җибәрдем мин. Күлмәг өстеннән мыйтумар кийеп, жалык та җолок җөрөрләр ийе кызлар элгәре. Мыйтумар, бутумар сүзе Алабуга районы керәшеннәрендә кулланыла, шулай ук Мамадыш районы Керәшен Пакшин авылында буйдымар вариантында сакланып калган. Хәситәне бут'мар, путмар, пут'емар, пут'ымар дип атау мишәр сөйләшләренә хас (ТТДС, 346; Мухамедова, 1956, 231). Бу исә аның бик борынгылыгын һәм кайчандыр киң кулланылышта булуын дәлилли.

Башка төрки телләрдән үзбәк телендә буйин тумор (муенга тага торган бизәнү әйбере), ногай телендә -мой-тумар, мойын-тымар (талисман) (Баскаков, 1940, 255; Махмутова, 1976, 157). Көньяк удмурт һәм бисермәннәрдә дә бут'мар сүзе, татар сөйләшләрендәге кебек үк, күкрәккә киелә торган бизәнү әйберен белдерә (Белицер, 1951, 77—78; Тепляшина, 1970, 45).

Казан арты керәшеннәрендә мыйтумар сүзе урынына кәсилә/ кәситә сүзләре кулланыла.

Кәсилә ди бауларың көмеш буса,

Саласың да кимәс муйныңнан.

Сөйгән дә җәрләрең матур буса,

Чыгарасың кимәс куйныңнан.

Сакал, түшлек

Сакал — тәңкәләр тезеп ясалган изү. Ул күлмәк өстеннән киелгән. Сакал шундый бизәнү әйберсе буларак Алабуга районы керәшеннәрендә, казан арты төбәгендәге Керәшен Пакшин, Yрәчбаш, Дүсмәт авылларында билгеле. Мисал: Сакал күп кешедә бумады элек, сакалга тәңкә күп кирәк тезәргә.

Казан арты керәшеннәрендә шушы мәгънәдә изү, түшлек сүзләре кулланыла:

Базарларга барып тәңкә алдым,

Кәсиләгә түгел, түшлеккә.

Кызыгыз өчен борлокмагыз,

Кызыгызны тотарбыз кешлеккә.

Шундый ук күкрәкчәләр башкортларда да сакал дип атала (Руденко, 1955, 182—183). Тәңкәлэр тезгән күкрәкчәләр чувашларда һәм удмуртларда (Белицер, 1951, 76), көнчыгыш мариларда да бар (Гаген-Торн, 1960, 54).

Мун'җака, тамакса

Мун'җака, тамакса — тар гына материя кисәгенә мәрҗән һәм бөтен тәңкәләр тезеп ясалган, муенга киелеп, арттан бәйләп куела торган бизәнү әйбере. Мисал: Ашка-сыуга барганда да бәйләмийем кәзер мун'җаканы (Кылыччы). Әwәле кызлар чакта мун'җакасын, чәчүремнәр җасарга чым мәрҗән таба алмый интегә торган ыйык (Кылбагыш).

Муйнымдагы мун'җакамның

Җиде бөтөн икэн тәңкәсе.

Кызыбызны сезгә бирәбез,

Инде син булырсың аның әнкәсе.

Җака чылбыры — муенга киелә торган бизәнү әйбере, ул кыйммәтле ташлар белән, чылбыр рәвешендә биш тармаклы итеп эшләнгән була. Җака чылбыры бигрәк тә керәшеннәрдә, Казан һәм Урал татарларында киң таралган булган. Шуңа охшаган бизәнү әйберсе башкортларда табыла:теркәмә һырга, сылбырлы каптырма һәм ул башка күрше халыклар — чуваш, мари, удмуртларга да хас булган (Татары, 1967, 154).

Сырга

Сырга — алка. Ул хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында киң кулланылышта булган. Аларны олы сырга, кечти cыpга дип аерып йөрткәннәр. Сырга — борынгы төрки сүз, башка төpки халыклардан башкорт телендә һырга, алтай телләрендә сырга ызырга, якут телендә—ытырга вариантларында кулланыла. Казан арты керәшеннәрендә сыргага ефәк тасма беркетелеп, ул билгә кадәр төшеп, бер сыргадан икенчесенә тоташкан була һәм аны сырга бавы дип атыйлар.

Сырга ди бауларың билдәндер,

Киемчеләр печеп лә биргәндер.

Бу кашларың белән бу күзеңне

Бер ходаем сиңа биргәндер.

Ука җилән

Ука җилән, җилән — якалары һәм изүләре укалар белән чигеп эшләнгән өске кием, хатын-кызларның җәйге киеме буларак ул киң кулланылышта булган, аны ука-җилән дип тә атап йөрткәннәр. Шундый җиләннәрне безге Алабуга районының Иске Бигәш һәм Иске Yтәгән авылларында күрергә туры килде. Мисал: Укалы җиләнне бәйрәм-нардуганнарда гына кийәр ийек аны.

Әрмәк, чуба, бәрән кабы, чикмән...

Әрмәк — кара төстәге мамык-җеп материядән билле итеп бөреп тегелгән өске кием. Шундый ук кием русларда (армяк) һәм Урта Идел буендагы угро-фин халыкларында, шулай ук Себердәге төрки халыкларда да билгеле.

Кырмаҗиннар алдым җиләнгә,

Көмеш инә кирәк җөйләргә.

Җакшы әдәмнәр килгән тыңнарга,

Габрат (гыйбрәт) җыру кирәк җырларга.

Чуба — ак киндердән тегелгән өске кием. Мисал: Чубаны җылы багытта кийәсен инде, калын бумый ул.

Чуба сүзенең төрле фонетик вариантлары, мәсәлән, чуwа — казан арты, чыба — мордва-каратай, чоба — гәйнә, минзәлә сөйләшләрендә билгеле. Халат формасындагы шундый ук исемдәге кием башка халыкларда булган: мордва-каратайларда (Бeлицep, 1973, 86), башкортларда (Руденко, 1955, 159), алтай халыкларында (Потапов, 1951, 29-30).

Бәрән кабы (тун) — бәрән тиресеннән тегелгән тун. Мисал: Бәрән кабы тузган инде минем, җаңа тун тегәргә сарыклар җук кәзер.

Чипкән/чикмән — өйдә сугып эшләнгән туладан тегелгән өске кием. Мисаллар: Пелис чалбар кигән, чикмәне озын гына (Керәшен Шуран). Тула чипкән кидек үзебез тегеп, озон чипкән (Кабан-Бастрык).

Чипкән сүзе Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар сөйләшендә дә шул ук мәгънәдә йөри. Казан татарларында бу сүз чикмән (Воробьев, 1953, 234), башка төрки телләрдә, мәсәлән, алтай телендә,— чокпен, хакас — сикпен, казах — шепкен, кыргыз — чекпен, чуваш — сохман вариантларында билгеле. Шундый ук өс киеме сукман исеме белән Болгария славяннарында билгеле, удмуртлapдa сукман шулай ук өске кием (Белицер, 1951, 54). Рус телендәге чекмень сүзе дә төрки телләрдән кергән алынма сүз дип таныла.

Алҗапкыч, күлмәк

Алҗапкыч сүзе сирәк очракларда өлкән кешеләр сөйләмендә алчүперәк формасында да кулланыла. Мисаллар: Бәчүкә түтинең алчүперәген күрсәттем боларга (Толабай). Сандыкта кейем күп: күлмәкләр, ыштаннар, алчүперәк, чиккәннәр, чалбарлар, бөйстәрләр, әзәрләр, бүрекләр, җаулыклар (Керәшен Сәрдә). Алчеприк, алчепрәк сүзләре татар теленең нократ, гәй сөйләшләрендә дә кулланыла.

Бизәкләрнең формасы ягыннан алъяпкычлар түбәндәгечә аталып йөртеләләр: алмалы алҗапкыч, чуптарлы алҗапкыч, чүпләмле алҗапкыч.

Казан арты керәшеннәре сөйләшендә сирәк кенә алгапыс варианты да очрый.

Алгапысы айлы-айлы,

Сөйләгән сүзе җайлы.

Калталы күлмәк — бала итәкле күлмәк.

— Йәш килен калталы күлмәк кийә. Калта диләр, менә күлмәкнең итәгенә бөреп куйалар кечти итәк, калталы күлмәк була. Калталы күлмәкләр кийеп, аның өстеннән ука-җилән кийәр ийек — т. кам. -крш.

Минчәт (<pyc. венчать) күлмәге (т. -я. -крш.) —чиркәүдә никахлашканда киелә торган күлмәк.

— Ике итәкле күлмәк кигән, запун бәләгән. Минчәт күлмәкләрен үлгенче сакли, үлгәндә шаның белән, минчәт күлмәге белән күмәләр.

Аяк киемнәре

Керәшен татарларының аяк киемнәре татар халкының башка төркемнәреннән аерылып тормый. Шулай да аяк киемнәреннән искә алып сөйли торган борынгы кием — чарык яки чәрик башмакны, күннән тегелгән баулы аяк киемен, әле бүгенге көндә дә хәтерлиләр. Мисал: Итек-чәрик теккәндә әтей җырлар ыйы бу җырларны.

Ишәле (ав. ис.) урамын йөри-йөри,

Чуклы чәригеме туздырдым.

Чуклы чәригеме туздырмадым,

Йәшлек дәwереме уздырдым.

Чәрик, чарик сүзләре аяк киеме мәгънәсендә татар халыкының башка төркемнәрендә, мәсәлән, мишәрләрдә, себер татарларында, шулай ук алтай, үзбәк, таҗик халыкларында да кулланыла.

Шулай итеп, җәйнең матур көннәрендә чат башларында, су буйларында, ямьле болыннарда оештырыла торган түгәрәк уеннарына, май чабу, питырау, тройсын бәйрәмнәренә керәшен хатын-кызлары озын итеп тегелгән калталы (бәбәй итәкле) күлмәкләр киеп, алмалап сугылган яки чигелгән алъяпкычлар бәйләп, башларына тәңкәләр тезеп эшләнгән һәм ука-җепләр белән чигелгән баш киемнәре кийеп чыкканнар. Хәзерге көннәрдә кайбер кешеләрдә генә күреп була торган бу борынгы киемнәрне үткән гомерләрнең, әбиләрнең һәм әниләрнең истәлеге итеп, кадерләп сакларга кирәк. Яшь буынга, ул киемнәрнең исемнәрен әйтеп, киеп күрсәтү үзе генә дә ни тора.

Казан арты керәшеннәре сөйләшеннән текст (җәйге түгәрәк уеннарга киенеп чыгу) :

— Кичке уйынга балитәкле күлмәкләр кийеп, алҗапкычлар, тамаксалар бәйләп чыгалар. Чәчәк-калпаклар, түгәрәк җаулыклар инде җәш киленнәр бәйләгән. Олорак катыннар ак җаулык бәйләгән инде, бөйстәр кеwек була ул. Башта сүрәкә бәйлиләр дә сүрәке өстеннән ак җаулык. Тушында оло урамда инде. Ташбилге диләр, шунда уйныйлар. Эwәле түгәрәк җаулыкларны кәдерләп кенә тотадырыйк, менә уртасына ак бүзләр генә салып, кәдерле була торганыйы сүрәкәләр дә. Кызлар әwәле уйынга барганда түшлекләр кийеп баралар ыйы, артка чәчүремнәр куйып, сыргалар кийеп, бик матур була тоган ыйы. Калпакчачаклар бәйлиләр, сатин күлмәкләр кийәләр. Калпакларның әдерәсе дә була тоган ыйы, җепәк тасма салган, андары кара постауга чиккән була тоган ыйы матур-матур. Ак та була тоган ыйы калпак, ак белән чигәләр ийе инде чигүwен дә. Түгәрәк җаулык чигүчеләр үзенә айырым була тоган ыйы, оста кешеләргә шулай бирәләр инде чигәргә. Тушылай тушы түгәрәк җаулыкларны аппардым да тегендә, бийагамнарда, тушылай матур итеп кийендем, камзул кидем, түгәрәк жаулык, төшеп киттем сыwга. Сыw җырак кына, и бөтен кеше карап тора шаккатып. Саңка әбейләргә кунак кызы килгән, диләр. Керәшен күмәкләре кийеп, балитәкле күлмәк кийеп, кич бугастын кылупка төштек. И бөтен кеше миңа карап торалар, Питкә өйләнгән диләр, җәш килен бар икән, диләр (Питрәч p-ны, Керәшен Сәрдә авылы).